Безнең белән уку кызыграк (0+)
27 май көнне Бөтенроссия китапханәләр көнендә Үзәк балалар китапханәсе иртәдән үк кунаклар каршы алды. Китапханәчеләрне котларга мәктәпкәчә яшьтәге балалар килде. Без алардан бик күп җылы рәхмәт сүзләре һәм китап турында шигырьләр ишеттек. Алар өчен «Күңелле кыңгырау дәрескә чакыра» дигән әдәби-уен программасы уздырылды. Безнең нәни укучыларыбыз өчен төрле сынаулар әзерләнгән иде, алар барысын да уңышлы башкарып чыкты. Кунакка әкият герое Белмәмеш килде һәм булачак беренче сыйныф укучыларына мәктәпкә букчаны ничек дөрес итеп әзерләргә икәнен белергә булышты, табышмаклар әйтте һәм үзенең таркаулыгы белән балаларны көлдерде. Әкият герое белән бергә балалар үзләрен чын-чынлап мәктәптә булган кебек хис итте, анда бик теләп санадылар, уйнадылар, табышмаклар чиштеләр, биеделәр, күңелле зарядка ясадылар һәм әдәпле сүзләрне искә төшерделәр. Барлык балалар да бик канәгать калды. Белем иле буйлап сәяхәт итеп, алар укуның бик кызыклы булуын аңлады.
|